Наил Мәһдиев мәктәп ашханәсендә булды
Бүген шәһәр мэры 37 нче мәктәптә азык-телек блогын һәм туклануны оештыруны тикшерде. Әлеге белем бирү учреждениесендә 896 укучы белем ала. Монда җиде ел элек капиталь ремонт үткәрелгән иде. Мэр тикшерүне куркынычсызлыкны оештырудан башлады. Мәктәптә электрон йозак урнаштырылган, хосусый саклау оешмасы хезмәткәре эшли, видеокүзәтү системасы җиһазландырылган. Наил Мәһдиев мәктәптә куркынычсызлык системасы белән танышты.