Без-чемпионнар! Яшь футболчыларга кубоклар һәм призлар тапшырылды
5 апрельдән 12 майга кадәр «Җиңү» футбол манежында исәбе буенча җиденче «мәктәп футбол лигасы» турниры узды. Имтиханнар, каникуллардан соң бүләкләүләрне уку елы башына күчерергә кабул ителде. Бүген дә 30-нчы мәктәптә барлык катнашучыларга һәм призерларга истәлекле бүләкләр, кубоклар тапшырылды. Беренче урынны алган егетләр Чаллы шәһәре мэрыннан командага 250 мең сумлык сертификат һәм спорт залына ремонт алдылар, ул быелгы җәйдә башкарылды.