Чаллы эшмәкәрләренә экотуризмда бизнесны ничек эшләтеп җибәрү турында сөйләячәкләр
Татарстан эшмәкәрләрен бушлай кемпинглар, глэмпинглар, ял базалары һәм экоотельләр булдырырга өйрәтәчәкләр. Республиканың көнчыгыш өлеше эшмәкәрләре өчен «Глэмпинг-Бизнес 2.0» белем бирү программасының беренче модуле 22 октябрьдә үк старт ала. Бу быелгы укуның икенче агымы. Бу юлы программа республиканың көнчыгыш районнарының туристик-рекреацион потенциалына таяна.