Иртәгә яңгыр һәм юеш кар көтелә
Чәршәмбе, 20 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар көтелә.
Чәршәмбе, 20 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар көтелә.
14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау чарасы узды. Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләреннән 50дән артык яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары ЮХИДИ яшь ярдәмчеләре сафын тулыландырды.
Татарстан укучыларын «Я Решаю!» VIII Халыкара математика буенча конкурсда катнашырга чакыралар. Чараны ел саен башкаладан булмаган шәһәрләрдән килгән өлкән сыйныф укучылары өчен GS Group холдингы үткәрә. Беренче сайлап алу онлайн-тур биремнәрен 8 ноябрьгә кадәр чишәргә кирәк. Быел төп приз — еллык стипендия суммасы 1,5 тапкырга диярлек арткан. Унберенче сыйныф укучылары арасында биш җиңүченең һәркайсы вузның беренче курсында укыган вакытта 100 мең сум күләмендә ярдәм алачак.
Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясе утырышында аварияләрнең торышы каралды. Бу вакыт эчендә шәһәрдә зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Агымдагы елда бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булганнарның төп өлеше М-7 «Идел» автоюлына туры килә.
2021 елның 9 ае буенча шәһәрдә балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган, 83е яраланган. Сүз 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар турында бара. Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.