Яр Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны арта
Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган 6 006 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1143,2 тәшкил итә. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Атна эчендә үсеш темплары узган атна белән чагыштырганда икедән артык тапкыр диярлек тәшкил итте. Әгәр элек без лабораториядә расланган яңа коронавирус йогышы турында 20-25 оператив юллама кабул итсәк, хәзер, бер атна эчендә, 50 һәм хәтта күбрәк алабыз. Шуңа бәйле рәвештә ковидка каршы чаралар актуаль булып кала бирә. Бу – социаль дистанцияне, битлек режимын үтәү, барлык дезинфектаннарны куллану, һаваны зарарсызландыру өчен рециркулятор, әлбәттә, массакүләм спорт, мәдәни-тамаша һәм башка чараларны чикләү. Без таләпләрне катгыйландырып, уңай вакытта булган күрсәтмәләрне яңартырга мәҗбүр», - дип билгеләп үтте ул.