Яр Чаллыда «Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесе узды
«Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесенең финалы «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Бәйгенең шәһәр турында барлыгы 30 малай катнашып, шуларның 10сы – №1, 2, 4, 29, 33, 49, 52, 57, 58, 60 нчы мәктәп укучылары финалга үтте. Алар иҗади визиткаларын тәкъдим иттеләр, интеллектуаль уенда катнаштылар һәм сүз осталыгында ярыштылар. Һ әркемнең и җади номеры үзенчәлекле иде: берәүнең чыгышы – милли, икенчесенең заманча. Иң мөһиме – чыгышлар төрле, бер-берсен кабатламый торган булдылар.