Комсомол районында ветеранны котладылар
Җиңү көне алдыннан Комсомол районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшыру оештырылды. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин , ТР Хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Вәлиев Бөек Ватан сугышында катнашкан Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка бүләк тапшырдылар.