Маленькие челнинцы прошли посвящение в волонтеры
Также в детском саду №3 прошло занятие «Символы России».
Также в детском саду №3 прошло занятие «Символы России».
111нче «Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бер мизгелгә театрның серле дөньясына чумды. Чаллы дәүләт курчак театрының ачык персоналы балаларга курчаклар, аларның килеп чыгышы, мондый "актерлар"ны ничек һәм кем ясавы, костюмнар һәм декорацияләр турында сөйләде. Монда идән буйлап йөри белүче "планшет" атамалы курчаклар, марионеткалар, бармакка киеп уйный торган курчаклар да бар. Экскурсия ахырында балалар сәхнәгә менделәр.
Бүген "Ел лидеры" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсының җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү булды. «11-13 яшьлек балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясендә беренче урынны Арина Земченко алды. Шул ук номинациядә өченче урынны "Экоактивы" хәрәкәтеннән Николай Величко яулады.
68 нче коррекция мәктәбендә «Навигатор» проекты кысаларында велосипед остаханәсе эшли башлады. Балаларга велосипед җыю буенча беренче мастер-классны Политехник көллиятнең өченче курс студентлары күрсәтте. Киләчәктә укучыларны дәрестән тыш эшчәнлек вакытында тимер атны ремонтлау һәм җыю буенча осталыкка хезмәт укытучысы өйрәтәчәк. " Коррекцион белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эше балаларның киләчәктә социаль адаптациясе ягыннан бик мөһим. Яңа остаханәләр ярдәмендә ата-аналар педагоглар ярдәмендә укулар тәмамланганнан соң балаларның белгечләр буларак формалашуын дөрес планлаштыра алачаклар. «Навигатор» проекты коррекция мәктәбе диварларында ук үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карарга һәм алга таба хезмәт юлын дөрес итеп сайларга мөмкинлек бирә" , - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы Андрей Ляпунов.
Яр Чаллыда мэр катнашында традицион чыршы бәйрәмнәребашланды. Бәйрәмнәр шәһәрнең төрле учреждениеләрендә узачак, бу юлы балалар “Мастеровые”рус драма театрында Яңа ел әкиятен карадылар.Театрның яңа бинасын гирляндалар белән бизәгәннәр, ә яшь тамашачыларны Яңа ел чыршысы һәм аниматорлар каршы алды.