Яз башыннан чаллылылар 5 меңнән артык агач утырткан
Санитар-экологик икеайлык кысаларында бүген шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды, анда Башкарма комитет һәм район администрациясе хезмәткәрләре, шәһәр халкы катнашты. 419 кеше шәһәрнең 150 гектар территориясен чистартты.