Яр Чаллы шәһәренә эшкә килүче табибларга 500 мең сум түләнәчәк
Яр Чаллы шәһәрендә сәламәтлек саклау идарәсенең 2024 елгы эш нәтиҗәләре буенча медицина советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев , сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов , шәһәрнең дәвалау учреждениеләренең баш табиблары һәм медицина хезмәткәрләре катнашты.