Яр Чаллыда 19 мартка һава торышы
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с тизлектә.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с тизлектә.
"Россия Пенсионерлар берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасының Яр Чаллыдагы җирле бүлеге 2023 елдан башлап «Сәламәтлек җиңел адым белән» проектын актив гамәлгә ашыра — җирле бүлекчә Советы рәисе Руслан Шәңгәрәев җитәкчелегендә өлкән буын шәһәр халкы өчен даими рәвештә скандинавия йөреше белән шөгыльләнә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин , Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Фәния Шәрип кызы Кәримова һәм Наилә Гатин кызы Вәлиева котлаулар алдылар.
Түбән Новгородның Кстов халыкара спорт академиясендә тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Яр Чаллы студенты Полина Казакова югары осталык күрсәтте: шәхси зачетта «хъенгам» дисциплинасында алтын медаль, «спарринг» та алтын медаль һәм «Спарринг стоп — балл»да көмеш медаль яулады.
Автозавод районының Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Мясникова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр тапшырылды. Юбилярны котларга Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова килде. Ул аның ил тарихына керткән бәяләп бетергесез өлеше һәм барлык буыннар өчен батырлык үрнәге булганы өчен тирән рәхмәтен белдерде.