Чаллы укучысы халыкара математика бәйгесендә җиңү яулады
GS Group холдингы югары сыйныф укучылары өчен математика буенча «Я Решаю!» дигән халыкара бәйгенең ХI сезоны нәтиҗәләрен игълан итте. 26 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Александр Дәүләтов җиңү яулады.