Чаллы татар дәүләт драма театры премьерага чакыра
А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки... » проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган.