Яр Чаллыда Татарстанда чаңгы спортын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
«Нур» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча спорт резервын әзерләү буенча семинар-совещание узды. Анда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Актаныш, Лениногорск, Менделеевск, Азнакай һәм Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм авылларыннан спорт учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.