Яр Чаллыда 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы рәссамнарның исемнәрен игълан иттеләр
Картиналар галереясендә «Ел рәссамы – 2021» 20 нче шәһәр конкурсы күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Быел күргәзмә комитеты игътибарына 113 талантлы рәссам үз иҗатын тәкъдим итте. Күргәзмә комитеты тарафыннан эшләрне сайлап алу нәтиҗәләре буенча экспозициягә 140тан артык сәнгать әсәре керде. «Рәсем сәнгате», «Графика», «Яңа исемнәр», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Халык сәнгате», «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» – барлыгы 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.