Чаллылылар яшьләр сәясәте һөнәри осталыгы конкурсында катнаша
Чаллы яшьләре Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы республика конкурсының финал этабында катнашалар. Казан дәүләт энергетика университетының «Кайнау ноктасы» базасында оештырылган финал туры программасы ике көнгә исәпләнгән. Беренче көнне конкурста катнашучылар «Үз-үзеңне презентацияләү» конкурс сынавында чыгыш ясадылар. Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы республика конкурсы ел саен уздырыла һәм инде 16 нчы тапкыр үткәрелә.