Һава торышы фаразы
Алмашынучан болыт.Явым-төшем сизелерлек түгел.Җил төньяк-көнчыгыштан4-9 м/с.Минималь температура төнлә, иртән -23, -27, аязганда -33.Көндез максималь температура -16, -20, төньяк районнарда -25.Юлларда бозлавык саклана.
Алмашынучан болыт.Явым-төшем сизелерлек түгел.Җил төньяк-көнчыгыштан4-9 м/с.Минималь температура төнлә, иртән -23, -27, аязганда -33.Көндез максималь температура -16, -20, төньяк районнарда -25.Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан Республикасы социаль фонды бүлекчәсенең Яр Чаллы шәһәре клиентлар хезмәтендә түбәндәге адрес буенча өлкән буын аралашу үзәге ачылды: Яр Чаллы проспекты, 47 нче йорт.
Бу хакта матбугат конференциясендә билгеле булды. Февраль аенда Чаллыда масштаблы спорт чаралары: «Татарстанның чаңгы юллары», милли көрәш буенча Бөтенроссия бәйгесе һәм Салаватның хәйрия автоузышлары уза.
Чаллыда рәссамнар арасында шәһәрнең 400 еллыгына багышланган "Рәссамнар - Автоградка" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы башлана.
Чаллыда «И борынгы, и яшь...» дип исемләгән масштаблы әдәби бәйгегә әсәрләр кабул итү тәмамланды. Әлеге бәйге Чаллының - 400, беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган. Чаллының мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрамиев әйтүенчә, Россиянең төрле төбәкләреннән: Башкортостан, Татарстан, Ростов өлкәсе, Мәскәү һәм башка яклардан татар һәм рус телләрендә моңарчы бер кайда да басылмаган 78 әдәби әсәр килгән. Аның 28е - проза, 50се поэзия жанрында. 44 хезмәт рус, 34е татар телендә язылган.