Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар
118 нче «Яблочко» балалар бакчасында балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды. Балалар юлларда җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, светофор һәм юл билгеләренең юлларда хәрәкәтне көйләү өчен мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга ЮХИДИ инспекторы, навигатор ярдәмгә килде.