«Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясе: резидентларның салым керемнәре бирелгән преференцияләр суммасын 2,5 тапкыр арттырды
Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев , катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Яр Чаллы сәнәгатенең тотрыклылык күрсәтүен билгеләп үтте. Предприятиеләр ихтыяҗ зур булган, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгарып, җитештерү күләмен арттыра. Мэр аерым рәхмәт сүзләрен дәүләт заказы параметрларын үз вакытында үтәүче оборона‑сәнәгать комплексы предприятиеләренә җиткерде.