Мәгариф комплексы 130 меңнән артык баланы һәм студентны үз эченә ала
Бүген шәһәрдә алты югары уку йорты, 17 көллият, 83 мәктәп һәм 129 балалар бакчасы эшли. Мәгариф комплексы 130 меңнән артык баланы һәм студентны үз эченә ала. Бу хакта Шәһәр Советының V утырышында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.