Машина йөртүчеләр игътибарына!
24 июльдә 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Раскольников урамы белән Марат Йосыпов урамы киселешендә электр челтәрләрендә эшләр алып барылу сәбәпле светофор объекты сүндереләчәк.
24 июльдә 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Раскольников урамы белән Марат Йосыпов урамы киселешендә электр челтәрләрендә эшләр алып барылу сәбәпле светофор объекты сүндереләчәк.
59 нчы "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиянең спорт кырында Мэр кубогына ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча турнир финалы узды. Наил Мәһдиев яшь спортчыларны котлады һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Очрашуда шулай ук өч район башлыклары: Ленар Әхмәтҗанов, Эдуард Фәттахов һәм Винер Харисов катнашты. Финалда шәһәрнең өч районы җиңүчеләре очрашты. Алар - 30 нчы мәктәпнең "Кенгуру", 19 нчы мәктәпнең "Ягуары", 56 нчы мәктәпнең "Псы" командалары. Турнирда барлыгы 400дән артык яшүсмер катнашты, бу 37 команданы тәшкил итә.
Вахитов проспекты буенча җир асты кичүен ремонтлауга бәйле рәвештә, аның тәмамлану вакыты 15 августның иртәнге 5:00 сәгатенә кадәр озайтылуы турында хәбәр итәбез. Вахитов проспекты буенча «Боз сарае» тукталышыннан «Хәсән Туфан проспекты төене» тукталышына кадәр трамвайлар хәрәкәте туктатылачак.
129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасында «ТАТНЕФТЬ» хәйрия фонды ярдәме белән Халыкара шахмат көненә багышланган чара узды. Малайлар һәм кызлар бер ел эчендә алган күнекмәләрен күрсәттеләр: тарих турында белем, уен кагыйдәләре, шахмат кырында ориентлашу осталыгы.
Бүген Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.