Чаллыда «Иң яхшы эшмәкәрләр Советы»
Милли китапханәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Иң яхшы эшмәкәрләр Советы» IV республика конкурсында җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Конкурс комиссиясе рәисе урынбасары Фәрит Сафин игълан иткән конкурс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча, Чаллы эшмәкәрлеген үстерү буенча Координация советы «Импортны алмаштыручы продукцияне эшләүгә һәм җитештерүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә җиңүче булды. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучы районнар саны 25кә арткан, ә конкурсларда катнашкан эшмәкәрләр Советының гомуми саны 37 муниципаль районны тәшкил иткән.