Мәдәният эшлеклеләре лаеклы бүләкләргә ия булдылар
Чара укытучылар көне алдыннан үтте. Укытучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев котлады. «Сез кешенең гармонияле үсеше белән шөгыльләнәсез. Сезнең ярдәм белән ул музыканы, сәнгатьне, хореографияне, әдәбиятны аңлый, бөек язучыларның әсәрләрен белә», – дип котлады укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Рамил Хәлимов. Намуслы хезмәте, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен һәм Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан шәһәр Мэрының рәхмәте белән 8 педагог бүләкләнде. Актив иҗади эшчәнлеге, яшь чаллылыларны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Елена Голикова бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм ирешкән һөнәри уңышлары өчен 4 педагог мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. У зган уку елын тәмамлап, сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында призлы урыннар яулаган иң яхшы 10 укучыны бүләкләделәр, - алар Чаллы шәһәре Мэрының стипендиатлары булдылар. Ш улай ук бүген 19 сәнгать мәктәбе укучысы – уку алдынгылары, концерт һәм күргәзмәләрдә актив катнашучылар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призерлар бүләкләнде.