Белгечләр ишегалдын яшелләндерү буенча киңәшләр белән уртаклашты
"Безнең ишегалды" президент программасы командасы чаллылылар өчен үз ишегалдыңны ничек яшелләндерү ысуллары күрсәтелгән пособие бастырды. Бу ишегалларын яшелләндерү буенча тәкъдимнәр һәм практик киңәшләр өчен кулланма. Яшелләндерү өчен балалар мәйданчыгы белән юлны аерып куаклар утыртырга, анда тавыш һәм җилдән саклар өчен киртә һәм күләгә булдырырга кирәк. Ишегалдында яфраклы, җимеш бирә торган һәм ылыслы агачлар, куаклар, чәчәкләр һәм гади үлән утыртып була. Ләкин чикләүләр дә бар: