Яр Чаллыда укытучыларга бүләкләр тапшырдылар
Укытучылар көне – шәһәребез өчен төп бәйрәмнәрнең берсе, ул ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин котлады.