Чаллыда чәршәмбе өмәсе узды
Бүген чаллылылар чәршәмбе өмәсенә чыктылар. Анда мең ярымга якын кеше һәм 91 оешма катнашты. Автозавод районы территориясендә йорт яны территорияләрен чүп-чардан һәм яфрактан чистарту, агачларны һәм куакларны санитар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару, чәчәк түтәлләрен казу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, агачлар утырту эшләре башкарылды. 20/07 торак йорт артында Чәчәк бульвары һәм Боз сарае артындагы территорияләрне чүп-чардан арындыру эшләре узды. Моторная һәм Промышленная урамнарындагы чүплекләр юк ителде. Өмә барышында идарәче компанияләрнең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның, территориаль иҗтимагый җирле үзидарәнең актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин. Б арлыгы уртача 283 кеше чыкты, 20 агач һәм куак утыртылды.