Комсомол районында 9 Май билгеләп үтелде
Габдулла Тукай ис.яр буенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чара узды. Шәһәрдәшләрне Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов котлады. Чара кунаклары алдында шәһәрнең төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады.