Рөстәм Ногманов Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп билгеләнде
Бүген шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсендә Сәламәтлек саклау идарәсенең яңа башлыгы Рөстәм Ногманов тәкъдим ителде. Ул элек Александр Николаевның урынбасары булып эшләде. Рөстәм Ногманов Чаллыда туган, КДМУны тәмамлаган. Ул үз эшчәнлеген санитар табиб булып башлый, 5 нче шәһәр хастаханәсендә табиб, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. Өйләнгән, 4 бала атасы.