Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү өч мәйданчыкта узды
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чаллылыларны котлады. Ул Габдулла Тукай яр буенда һәм Җиңү паркында булды һәм ветераннар белән очрашты.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чаллылыларны котлады. Ул Габдулла Тукай яр буенда һәм Җиңү паркында булды һәм ветераннар белән очрашты.
Венокларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев , премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко , Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары: Светлана Захарова , Владимир Чагин , Олег Николаев һәм Илдар Шамилов , Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләр җитәкчеләре һәм башкалар салды.
Аннары бәйрәм чаралары «Ватан-ана» мемориал комплексы янында дәвам итте. Биредә концерт һәм парад оештырылды. Җиңү парадында ике меңнән артык кеше катнаша.
9:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасы игълан ителде. Чарада Чаллы хаикме Наил Мәһдиев , ТР икътисад министры Олег Коробченко , Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , депутатлар һәм башкалар катнашты.
Аннары бәйрәм чаралары «Ватан-ана» мемориал комплексы янында дәвам итте. Биредә концерт һәм парад оештырылды.