Чаллыда Шәһәр Советының 42 нче утырышы узды
Автокала торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә зур игътибар бирә. 2024 елда 108 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Быел тагын 127сен ремонтлау планлаштырыла.
Автокала торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә зур игътибар бирә. 2024 елда 108 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Быел тагын 127сен ремонтлау планлаштырыла.
Чаллыда сессия Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чаллыда «КАМАЗ» микрорайоны барлыкка килде.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Шәһәр Советы утырышы барышында Яр Чаллы шәһәре өчен 2024 ел сәнәгать һәм инвестицияләр буенча уңай булды дип хәбәр итте. Чаллыда алгарышлы үсеш териториясе резиденты статусы алган 50 компания эшли.
Наил Мәһдиев тәкъдиме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Тулы мәгълүмат монда: https://vk.com/wall-95767960_234538 .