Яр Чаллыда пляж волейболы сезоны ачылды
Үткән ялларда рәсми рәвештә пляж волейболы сезонын тантаналы ачып җибәрделәр. Г.Тукай исемендәге яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Казан, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Пермь, Йошкар-Ола, Ижау һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 ир-ат һәм 15 хатын-кызлар командалары көч сынашты. Ике тәүлек эчендә 5 волейбол мәйданчыгында 121 уен уздырылды.