Яр Чаллыда Көчле респиратор вирус инфекцияләреның 7 986 очрагы теркәлгән
Яр Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының сезонлы артуы теркәлгән. Бу хакта атна саен үткәрелә торган ачык матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте: « 48 нче атнага көчле респиратор вирус инфекцияләренең 7 986 очрагы теркәлгән. Без эпидпорогтан беразга, әмма югарырак. Авыручылар арасында 5 248 бала, бу теркәлгән көчле респиратор вирус инфекцияләренең гомуми санының 65,7%ын тәшкил итә », - дип төгәлләштерде ул.