Мобилизацияләнгән чаллылылар хәрби хезмәт тәмамланганнан соң салымнарны түли алачак
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 20 октябрьдә Россия Хөкүмәте тарафыннан «Мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында» 1874 нче номерлы карарны мобилизацияләнгән гражданнар бердәнбер оештыручы шул ук вакытта җитәкче дә булган очракта, эшмәкәрләр һәм оешмалар тарафыннан хисап бирү һәм салым түләү мәсьәләләрен җайга сала. «Әлеге категориягә салым түләүчеләр өчен хәрби хезмәт үткән чорга һәм өстәмә рәвештә хәрби хезмәттән мобилизациядән азат ителгәннән соң өч айга салымнар һәм җыемнар түләү срокларын күчерү, аларны түләү буенча кичектерү, шулай ук хисап бирү срокларын күчерү каралган. Шулай итеп, эшмәкәрләрнең элеккеге эшлекле активлыгын торгызу өчен вакыты булачак", - дип билгеләп үтте Марат Сафиуллин.