Чаллыда "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалы ачылды
Наил Мәһдиев җәмәгатьчелеккә «Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесен тәкъдим итте.
Наил Мәһдиев җәмәгатьчелеккә «Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесен тәкъдим итте.
Яр Чаллы «ТЕХНОГОРОД» кубогына автокросс буенча Россия беренчелеге этабын кабул итә. Ярышлар традицион булып тора: Россия этабын автокала инде дүртенче ел рәттән үткәрә (2019 елдан башлап), юлдан тыш дисциплиналарның иң көчле яшь спортчыларын җыя. Трасса бөтен илдән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Тольятти, Воронеж, Ржев, Татарстанның һәм Удмуртиянең төрле торак пунктларыннан катнашучыларны кабул итте. Бу 2023 елда автокросс буенча Россия беренчелегенең дүртенче этабы.
Чаллылылар Экологлар көненә багышланган төбәкара марафон кысаларында «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция 2014 елдан бирле үткәрелә, быел да искәрмә булмады. Чаллы халкы шәһәрнең өч районында елга буен җыештыру өчен җыелды. Бүген җыештыру Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре , Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ, 4 нче балалар экология-биология үзәге, КФУның Чаллы филиалы студентлары, 53 нче мәктәп укучылары, Табеев яр буе волонтерлары белән берлектә үткәрелде.
Тхэквондо буенча Россиянең команда чемпионаты - 2023 (ВТФ) 1-4 июнь, Яр Чаллы шәһәре: 1 урын - Санкт-Петербург шәһәре 2 урын-Татарстан Республикасы 3 урын-Дагестан Республикасы 3 урын-Мәскәү шәһәре
Энтузиастлар бульварында «Балалар илне сурәтли» рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурска 70тән артык эш килгән. 6-12 яшьлек чаллылылар үз эшләрен дүрт номинациядә әзерләгән: «Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы», «Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», «Без - куркынычсыз юллар өчен» һәм «Мин - патриот».