Чаллылылар "Безнең ишегалды" төзүчеләренә рәхмәт белдерә
Бүген 45/07 йорты һәм "45 комплекс" ТИҮ активы Үзәк районы администрациясе ярдәме белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында үз ишегалларын төзекләндерүче «ПАД» һәм «Камавтодор» МУП подряд оешмалары хезмәткәрләре өчен бәйрәм төшке ашы оештырды.