Чаллыда хәрби хезмәткәр сайлауларга тормыш иптәше белән килде
Сайлауларда үз тавышын бирү өчен 15нче мәктәпкә махсус хәрби операциядә катнашкан Игорь Девяткин килде.
Сайлауларда үз тавышын бирү өчен 15нче мәктәпкә махсус хәрби операциядә катнашкан Игорь Девяткин килде.
Чаллыда 100 яшен тутырган Минхәят Якупова да сайлауларда катнашты. 98 яшенә кадәр ул сайлау участокларына үзе йөри торган булган. Бу юлы бюллетень һәм тартма тотып сайлау комиссия вәкилләре аның өенә алып килде.
Автокалада Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү өчен 173 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү барышын бәйсез күзәтүне 16 меңнән артык күзәтүче тәэмин итә.
16 -17 мартта сайлау участокларында концерт программаларын күрергә мөмкин була.
Башкарма комитетның эш кәгазьләрен алып бару идарәсенең архив бүлегенә индустриаль - педагогик көллияте укучылары килде. Алар өчен архив буенча экскурсия оештырылды.