Наил Мәһдиев торак йортларның түбәләрен,подъездларның козырекларын кардан чистартырга кушты
Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, бүген Чаллыда торак йортларның түбәләрен, подъездларның козырекларын кардан һәм боздан чистартуга зур игътибар бирелде, чөнки кар төшү куркынычы туа. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , беркем дә зыян күрмәсен өчен, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына аерым игътибар бирүләрен сорады.