Автокалада Машина төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр
Чара Тантаналар сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бәйрәм хөрмәтенә шәһәр башлыгы машина төзелеше тармагында хезмәт куючыларга һөнәри бүләкләр тапшырды.
Чара Тантаналар сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бәйрәм хөрмәтенә шәһәр башлыгы машина төзелеше тармагында хезмәт куючыларга һөнәри бүләкләр тапшырды.
Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Салих кызы Вертякова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән юбилярны РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Нияз Хисаметдинов котладылар.
Бүген Яр буе паркының парк зонасында «Көзге чисталык кубогы» бөтендөнья акциясе кысаларында «Чиста уеннар» дигән экологик чара узды. Бу билгеле бер дистанциягә йөгерүне һәм чүп җыюны берләштергән яңа популяр актив ял итү төре булды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча шәһәрдә агачлар утырту оештырылды. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, шулай ук район администрациясе, «Мәдәният һәм ял паркы» МУП хезмәткәрләре көче белән берлектә Гренада паркы территориясендә 50 чыршы һәм нарат утыртылды. Үзәк районы территориясен яшелләндерү буенча эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Бүген 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында инженерлык фикерен үстерү буенча "Яшь инженерлар. Техник Һөнәрләр лабораториясе" клубының тантаналы ачылышы булды. Клуб «Татнефть» гранты акчасына ачылды. Откан грант өч мәгариф учреждениесен берләштерә, аларда роботехник юнәлеш өстенлек итә, бу: 98нче «Балачак планетасы», 68нче «Василек» балалар бакчалары һәм 30 нчы мәктәп.