Чаллыдан Казанга хәрби бурычлылар төркеме җибәрелде
Бүген "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданга Яр Чаллыдан өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлыларның туганнары һәм якыннары, дуслары һәм коллегалары җыелды. Барлык мобилизацияләнүчеләр дә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 20 мең сум һәм чаллылылар җыйган беренче кирәк-яраклар салынган рюкзакларга ия булдылар.