Наил Мәһдиев чаллылыларны Өлкәннәр көне белән котлады
Хөрмәтле чаллылылар! 1 октябрьдә бөтен дөньяда игелек һәм хөрмәт көне – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Алтын көз - зирәклек, акыл, өлгергәнлек билгесе, ул еш кына гомер көзе дип атала. Өлкәннәр көне һәрберебез өчен үзенчәлекле бәйрәм. Балачактан без өлкән буын кешеләреннән халык гореф-гадәтләренә, зирәклегенә, мәдәниятнең нигезләренә төшенәбез һәм туган телебезне яратырга өйрәнәбез, ә әби-бабаларыбыз аша туган җиребезгә һәм аның халкына беренче мәхәббәтебез уяна.