Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләрендә якынча 138 мең кеше эшли"
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара башланыр алдыннан республика башлыгына Татарстан Республикасы предприятиеләренең машина төзелеше продукциясен күрсәттеләр, шуннан соң ул тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Миңнеханов, Машина төзүчеләр алдында трибунадан чыгыш ясап, ил өчен мөһим булган вакыйга турында искә төшерде – Россия Федерациясе составына Донецк һәм Луганск Халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кабул итү һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларын барлыкка китерү турында шартнамәләр имзалануы турында сүз барды.