Яр Чаллыда зур йөк машиналары йөртүчеләр тягач һәм Lada Vesta өчен көрәшә
КАМАЗ-карт картодромында Россия транспорт компанияләренең «КАМАЗ-54901» йөк автомобильләрен йөртүчеләр арасында «КАМАЗ К5 — экономияле һәм куркынычсыз машина йөртү» конкурсы старт алды. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төмән, Чабаксар, Түбән Новгород, Екатеринбург, Калининград, Магнитогорск һәм башка Россия шәһәрләреннән 27 машина йөртүче катнаша.