Чаллыда җәмәгать территорияләрен җыештыру һәм агачлар утырту дәвам итә
Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде. Төп эш төрләре - йорт яны территорияләрен һәм буш урыннарны чүп-чардан чистарту, газоннарны тырмалау, җәмәгать киңлекләрендә яфраклар җыю, агачлар һәм куаклар утырту, аларны санитар кисү.