Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын котладылар
Комсомол районында, Өлкән буын декадасы кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Павловна Мартынованың өенә килделәр. Ветеранга котлау һәм бүләкләр мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырдылар.