Яр Чаллыда томан
Татарстан Республикасы буенча 8 октябрьдә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
Татарстан Республикасы буенча 8 октябрьдә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
16 октябрьдә Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узачак. Гадәттәгечә, бу көнне шәһәр территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планлаштырылган.
Халык санын алу үзенчәлекләре турында шәһәр статистика бүлеге начальнигы Альбина Гедминас сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, чара 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы «Бөтенроссия халык санын алу турында» Федераль законы нигезендә үткәрелә.
Муниципаль хезмәтләрнең 34 төрен шәһәр халкы электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Шәһәр Башкарма комитеты ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.
Үзәк район хакимияте 12 нче олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада» дип аталган традицион спорт бәйрәме үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Ярышларның төп максаты булып өлкән буын кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм нормаларын популярлаштыру тора. «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада»да катнашучыларның һәркайсы истәлекле бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.