Чаллы уку йорты халыкара тарихи акция үткәрү мәйданчыгында әверелде
Масштаблы халыкара акция бүген Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең ун мәйданчыгында башланды. Аларның берсе Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты универсаль педагогик компетенцияләре технопаркында урнашкан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, акция «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында 2019 елда старт алды һәм менә инде дүртенче тапкыр уздырылды. Узган елдан Россиянең барлык педагогик югары уку йортлары, шул исәптән Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Җиңү диктанты мәйданчыкларына әверелде.