"Чаллыда эшләнгән": автокала кием җитештерүчеләрне
Яр Чаллыда уникаль чара-җиңел сәнәгать фестивале узачак. Фестиваль узган ел инде үткәрелгән һәм бик күп җанатарлар тапкан, шуңа күрә аны быел да дәвам итәргә карар кылынды. Быел фестиваль Башкарма комитет катнашында гына түгел, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында да үткәрелә. Матбугат конференциясе барышында оештыручы Евгений Ивлев «Чаллыда эшләнгән» җиңел сәнәгать фестивале ничек узачагы белән уртаклашты. Быел ул халыкара статусын ала. "Максат-импортны алмаштыруга ярдәм күрсәтү, яңа эшлекле партнерлар эзләүдә булышу, республика предприятиеләренә, оешмаларына үзара ярдәм итү. Фестивальдә катнашучылар үзләре ясаган продукцияне производстволарда тәкъдим итәләр", - дип билгеләп үтте ул.