Шәһәр Советы депутатлары лицейда ремонт барышын тикшерде
«Партия десанты» проекты кысаларында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Шәһәр Советы депутатлары: Абдулхак Батюшов, Виталий Агапов , Вадим Матюшин һәм Рубин Бадиков Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей - интернат бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.