Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры – Ранис Гыйлаҗетдинов
2022 елгы абсолют батыр исеме өчен Эльдар Хәмитов һәм Ранис Гыйлаҗетдинов көрәштеләр.
2022 елгы абсолют батыр исеме өчен Эльдар Хәмитов һәм Ранис Гыйлаҗетдинов көрәштеләр.
Яр Чаллы ипподромы чаллылыларны һәм бәйрәм кунакларын традицион ат-спорт ярышларына – Сабан туеның алыштыргысыз атрибутына җыйды. Ярышларга Татарстанның, шулай ук күрше республикаларның 125 иң яхшы җайдаклары җыелды. Тамашачылар Асыл менге атлар чабышын, юртаклар узышын, шулай ук "Аударыш" ишәк ярышларын, пони чабышларын карый алдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 19 июньдә көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 22 метрга кадәр.
Бәйрәм барышында мәйданның төп сәхнәсендә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны хөрмәтләделәр. Шәһәрнең алдынгы кешеләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырдылар. Бүләкләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Сабан туе милли бәйрәмен ачу тантанасы Яр буе паркының төп сәхнәсендә узды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин , Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев , Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты башлыгы Михаил Кузнецов , «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.