Чаллыда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады
2023 елның җәендә 46 белем бирү оешмасы һәм 44 хезмәт һәм ял отряды базасында мәктәпьяны лагерьлары эше оештырылачак. Мәктәпьяны лагерьлары программалары түбәндәге таләпләрне исәпкә алып формалаштырылган: «Беренчеләр хәрәкәте», «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», «Педагог остаз елы» кысаларында чаралар булу, физкультура - сәламәтләндерү юнәлешендәге чараларның ким дигәндә 70% булуы, поликлиникалар белән килешүләр булу. Лагерь программалары шәһәрнең мәдәни учреждениеләренә: орган залына, картиналар галереясына һ. б. баруны күздә тота.